Яңалыклар
18 ноябрь 2023, 11:11

Радий Хәбиров: "Без яшьләргә өмет һәм ышаныч белән карыйбыз!"

Республикада яшь галимнәрнең Русиянең иң яхшы вузларында стажировка үтүе өчен ел саен 100 млн. сум бүленә. 

Радий Хәбиров: "Без яшьләргә өмет һәм ышаныч белән карыйбыз!"Радий Хәбиров: "Без яшьләргә өмет һәм ышаныч белән карыйбыз!"
Радий Хәбиров: "Без яшьләргә өмет һәм ышаныч белән карыйбыз!"

Чишмә районында урнашкан Русия Герое Максим Серафимов исемендәге "Патриот" хәрби-патриот паркында студентлар белән очрашу вакытында республика җитәкчесе Радий Хәбиров яшьләрнең кызыксындырган сорауларына җавап бирде. Студентлар өчен дә "Башкорт озын гомерлелеге", "Мәктәп туризмы" проектларына охшаш программа булдыру мөмкинлеге - кызыксындырган сорауларның берсе булды.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, "Башкорт озын гомерлеле" программасы өлкән буынга республикабызның табигать гүзәллекләрен күрү, районнар һәм шәһәрләрдә булу мөмкинлекләрен бирә. Быел бу проектта 20 меңгә якын кеше катнашкан. "Мәктәп туризмы" федераль программасы - саллы грантларның берсе. "Әгәр сезгә бу юнәлеш кызыклы булса, без коллегалар белән студентлар туризмын субсидияләү турында уйланачакбыз", -диде Радий Хәбиров.
Яшьләр республика җитәкчесеннән идарә итү командасын ничек оештыруы, аның каршына нинди бурычлар куюы белән кызыксынды.
-Мин кадрларны даими рәвештә алмаштыру яклы түгелмен. Республика Башлыгы һәм Хөкүмәт хакимиятләрендә эшләүчеләрнең 90 проценты төбәкнең элеккеге җитәкчеләре белән эшләгән. Күпләренең зур тәҗрибәсе һәм тирән белеме бар. Гомумән әйткәндә, төрле дәрәҗә җитәкчеләрнең карарлар кабул иткәндә билгеле автономиясе бар. Мәсәлән, мин муниципалитетлар җитәкчеләре инициативаларын чикләмим, ләкин алардан катгый сорыйм һәм нәтиҗә таләп итәм,-диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе һәрвакыт "бик яхшы" билгеләренә укучы яшьләрне хөрмәт итүен, үзенең Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын кызыл дипломга тәмамлавын әйтте. "Яхшы укырга тырышырга кирәк. Чөнки ул эшкә урнашканда җитди өстенлекләр бирә. Әлбәттә, күңелегезгә яткан эшне сайларга кирәк. Шул чакта эшкә һәр көнне яхшы кәеф белән килерсез", -дигән киңәш-нәсыйхәтләрен бирде.
Радий Хәбиров соңгы елларда республика вузларында бюджет урыннарының 40 процентка артуын билгеләде. Республика үзебезнең иң яхшы яшьләребезнең нәкъ менә Башкортстан уку йортларына керүен кушкуллап хуплый. Республикада яшь галимнәрнең Русиянең иң яхшы вузларында стажировка үтүе өчен ел саен 100 млн. сум бүленә. "Без сезгә өмет һәм ышаныч белән карыйбыз. Республикабызының яхшы киләчәге өчен тырышып укыгыз һәм кыю булыгыз!" - диде төбәк җитәкчесе.

Фото: БР Башлыгы сайтыннан.

Радий Хәбиров: "Без яшьләргә өмет һәм ышаныч белән карыйбыз!"
Радий Хәбиров: "Без яшьләргә өмет һәм ышаныч белән карыйбыз!"
Радий Хәбиров: "Без яшьләргә өмет һәм ышаныч белән карыйбыз!"
Радий Хәбиров: "Без яшьләргә өмет һәм ышаныч белән карыйбыз!"
Радий Хәбиров: "Без яшьләргә өмет һәм ышаныч белән карыйбыз!"
Радий Хәбиров: "Без яшьләргә өмет һәм ышаныч белән карыйбыз!"
Радий Хәбиров: "Без яшьләргә өмет һәм ышаныч белән карыйбыз!"
Радий Хәбиров: "Без яшьләргә өмет һәм ышаныч белән карыйбыз!"
Радий Хәбиров: "Без яшьләргә өмет һәм ышаныч белән карыйбыз!"
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас