

Бүген Республика Башлыгы Радий Хәбиров Чишмә районында Рус география җәмгыятенең күчмә утырышын үткәрде. Чара Русия Герое Максим Серафимов исемендәге "Патриот" хәрби-патриотик мәйданда үтте.
Башта Радий Хәбиров бүлек активистларына рәхмәт белдерде һәм республика туризм тармагын популярлаштыру һәм үстерүдә өлеш салганнары өчен дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар: "Баженов атласы", "Башкорт каникуллары" һәм "Тәмле" медиапроектлары.
БР малтабарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов тармак үсеше күрсәткечләре белән таныштырды. 2023 елның 9 аенда төбәккә туристлар агымы былтыргы дәрәҗәдән 30 процентка арткан. Бу 1,8 млн. кеше дигән сүз.
"Башкорт озын гомерлелеге", "Мәктәп туризмы" республика проектлары чикләрендә социаль турларны үстерүгә аерым игътибар бүленә. Студентлар өчен дә туристик сәфәрләр оештыру - перспективалы юнәлеш. Алар өчен гыйльми, этнографик, спорт, сәнәгать туризмы махсус турларын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Радий Хәбиров моның өчен республика хөкүмәтенә финанслау чыганакларын табарга кушты.
"Торатау" геопаркы" фән, мәгариф, экология, мәдәният һәм туризм үзәге гендиректоры Артур Иделбаев геопаркның үсеш перспективалары белән таныштырды. Мәгълүм булуынча, әлеге геопарк ЮНЕСКОның глобаль геопарклары челтәренә керүгә дәгъва итә. 2022 елда республика ЮНЕСКО экспертларын кабул иткән. Алар "Торатау"ны глобаль геопарк таләпләренә ярашлы шартларга китерү буенча киңәшләр биргән.
Артур Иделбаев белдерүенчә, "Торатау" мәйданында Күк-Каравык шарлавыгы һәм Ишембай районындагы Салават мәгарәсе янындагы мәйданнарны төзекләндерү, аларга илтүче юлларны ремонтлау планнары әзер.
Шулай ук "Янгантау" геопаркы территориясендә "Салават җире" тарихи-мемориаль комплексын төзү буенча да фикер алышулар барды. Әлегә анда 70 процент төзелеш-монтаж эшләре башкарылган.
Фото: БР Башлыгы сайтыннан.