Яңалыклар
18 ноябрь 2023, 09:55

"Патриот"та заманча ашханә төзелгән

Бина күпфункцияле итеп төзелгән.

"Патриот"та заманча ашханә төзелгән"Патриот"та заманча ашханә төзелгән
"Патриот"та заманча ашханә төзелгән

Әйткәнебезчә, бүген республиканың Чишмә районында урнашкан "Патриот" хәрби-патриот паркында зур чара бара. Күп төрле чаралар арасында республика Башлыгы Радий Хәбиров Паркта яңа төзелгән ашханәне дә карап чыкты.
Ашханә 1,3 мең квадрат метр мәйданны били. Бер үк вакытта биредә 250 кеше туклана ала. Бина күпфункцияле итеп төзелгән. Биредә лекцияләр үткәрү мөмкинлеге тудырылган, шулай ук 500 кеше сыйдырышлы кинотеатр урнаштыру да каралган.
Фильм карау өчен проектрлы экран урнаштырылган. Шулай ук зур булмаган сәхнә куеп кызыклы шәхесләр белән очрашу, концертлар кую шартлары бар.
Ашханә аш-су әзерләүнең заманча корылмаларына баетылган. Плиталар, зур суыткыч корылмасы, табак-савытлар һ.б. кирәкле инвентарьлар булдырылган. Шулай ук оста пешекчеләр командасы тупланган.

"Патриот"та заманча ашханә төзелгән
"Патриот"та заманча ашханә төзелгән
"Патриот"та заманча ашханә төзелгән
"Патриот"та заманча ашханә төзелгән
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас