Яңалыклар
18 ноябрь 2023, 16:07

Күмертау никах сарае балкып ишекләрен ачты

Күмертау ЗАГСы - ЗАГС биналарын бишьеллык яңарту программасы кысаларында ремонтланган беренче объект.

Күмертау никах сарае балкып ишекләрен ачтыКүмертау никах сарае балкып ишекләрен ачты
Күмертау никах сарае балкып ишекләрен ачты

Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе Андрей Назаров Күмертау шәһәренә эш сәфәре барышында капиталь ремонттан соң ачылучы ЗАГС ягъни Гражданлык актларын теркәү сараен тантаналы ачу вакыйгасында катнашты. Күмертау ЗАГСы - ЗАГС биналарын бишьеллык яңарту программасы кысаларында ремонтланган беренче объект.
Күмертау Никах сарае капиталь ремонтка зарур булган. Биредә ремонт эшләре 1982 елдан бирле булмаган. Бинаның эче дә, тышы да, коммуникацияләре дә искергән булган. Модернизация ясау өчен республика бюджетыннан 25,6 млн. сум бүленгән.
Бүген исә зур ремонт кичергән сарай балкып тора: ул заманча яңа җиһазларга һәм корылмаларга баетылган, кунаклар өчен дә, сарайда эшләүчеләр өчен дә уңайлы шартлар тудырылган.
Хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров Күмертау ЗАГСында эшләүче хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды. Алар көче белән ел саен 2 меңнән артык парның никахы теркәлә. Андрей Назаров яңа сарайда тагын да күбрәк никахлар һәм бәбиләр теркәләчәгенә ышанычын белдерде һәм шәһәрдә яшәүчеләрне моның өстендә актив эшләргә чакырды.

Фото:pravitelstvorb.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас