

Башкортстанда 2014 елдан Луганск һәм Донецк халык республикаларында сугышларда катнашкан өчен ветераннар статусы бирергә җыеналар.
Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның пленар утырышында депутатлар 2014 елдан ЛНР, ДНР территориясендә үз бурычын үтәгән хәрби хезмәткәрләргә хәрби хәрәкәтләр ветераннары статусын бирүне күз уңында тоткан закон кабул итәргә планлаштыра. Әлеге вакытта бу статус 2022 елның 24 февраленнән башлап махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәм ирекле яугирләргә бирелә.
“Донбасста хәрби хәрәкәтләр 2014 елдан бирле – махсус хәрби операция башланганчы ук бара. Хәрбиләр Ватанны саклау буенча конституцион бурычын үтәде. Күбесе яраланды. Халык республикалары Русия составына керде, димәк, аларның халкы – Русия Федерациясе гражданнары – социаль гарантияләр системасына тулы хокуклы керү мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Законны кабул итү Донбассны саклаган хәрбиләргә республикада хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм инвалидлары өчен билгеләнгән ташламалардан файдаланырга мөмкинлек бирәчәк", - дип аңлатты Дәүләт Җыелышы спикеры Константин Толкачев.
Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.