Яңалыклар
17 ноябрь 2023, 04:24

Соңгы 3 елда фатир бәяләре 90 процентка арткан

Соңгы 3 елда беренчел базарда торак бәясе ике тапкыр диярлек арткан. Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина Дәүләт Думасында шул хакта белдергән.

Соңгы 3 елда фатир бәяләре 90 процентка артканСоңгы 3 елда фатир бәяләре 90 процентка арткан
Соңгы 3 елда фатир бәяләре 90 процентка арткан

 

“Соңгы 3 елда илдә яңа төзелгән йортларда торак бәясе уртача 90 процентка арткан. Ягъни торак ике тапкыр кыйммәтләнгән. Шул 3 ел эчендә хезмәт хакы үсүдән ике тапкыр зуррак күрсәткеч бу”, – дип билгеләп үткән ул.

Нәбиуллина әйтүенчә, ел башыннан бирле халыкка бирелгән кредит күләме (аеруча ипотека буенча) 32 процентка арткан. Үзәк банкта, торак бәясе үсүне һәм бурычлары зур булган кешеләргә ипотека кредитлары бирүне исәпкә алып, борчуга калганнар.

“Киләчәктә банклар өчен дә, ә иң мөһиме – кредит алучыларның үзләре өчен дә бик зур авырлыклар белән белән янарга мөмкин бу”, – дигән Үзәк банк рәисе.

Чыганак: iz.ru


Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас