Яңалыклар
17 ноябрь 2023, 05:44

Киләсе ел бюджетына 900 төзәтмә кертелгән

Керем һәм чыгымнар күпме булачак?

Киләсе ел бюджетына 900 төзәтмә кертелгәнКиләсе ел бюджетына 900 төзәтмә кертелгән
Киләсе ел бюджетына 900 төзәтмә кертелгән

 

Дәүләт Думасы икенче укуда киләсе өч елга казна проектын хуплаган. Сүз 2024 елның төп казнасы һәм 2025-26 елларга план турында бара.

Дәүләт Думасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, икенче укуга 900 төзәтмә кертелгән. Өч елга 7 триллион сумны бүлгәннәр. Казнаның төп юнәлеше үзгәрешсез кала. 2024 елда керем 35,06 трлн сум булачак дип фаразлана, 2025тә - 33,552 триллион сум һәм 2026 елда 34,051 триллион сум керер дип көтелә. 2024 елда чыгымнар 36,66 трлн сум тәшкил итәчәк, 2025 елда – 34,382, 2026 елда 35,587 триллион сум. 2024 елда федераль бюджетның дефициты – 1,595 трлн сум, 2025 елда – 830,5 млрд сум, 2026 елда 1,536 трлн сум тәшкил итәчәк.

Чыганак: kommersant.ru

vm.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас