Яңалыклар
17 ноябрь 2023, 05:44

Аларның әтиләре СВОда

Әтиләре СВОда булган балаларга нинди ярдәм чаралары карала?

ria.ruria.ru
ria.ru

Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның барысының да балалары бушлай туклану белән тәэмин ителгән. Бу хакта хөкүмәт премьер-министры урынбасары – финанслар министры Лира Игътисамова хәбәр итте.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар төшке аш федераль программа буенча оештырыла. Өлкән сыйныфлар һәм колледжлар студентлары ашханәдә республика программасы буенча бушлай ашый.

“СВОда катнашучыларның гаиләләренә карата социаль ярдәм чараларына иң зур сорау нәкъ балалар белән бәйле. Алар бушлай кайнар аш белән тәэмин ителә, уку вакытында җәмәгать транспортында түләүсез йөрү хокукына ия, ташламалы ял итәләр, ә шифаханә-курортта дәвалануга сугышчыларның үзләреннән дә сорау зур. Башкортстан Башлыгы указы буенча, отпуск озайлыгын исәпкә алып, сертификат вакытын икегә бүлдек. Җидешәр көн дәвалануны сайлый алалар. Ул вакытта яугирләр өйдә булырга да, шифаханәдә ял итәргә дә өлгерә”, – ди Лира Игътисамова.

Әлеге вакытта республикада СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 38 төр ярдәм чарасы эшли. Хәрбиләрнең һәм аларның гаиләләренең ихтыяҗларын исәпкә алып, ярдәм чараларының шартлары һәм саны үзгәреп тора. Иң мөһиме – алар уңайлы һәм файда китерерлек булырга тиеш. Бу хакта ил җитәкчесе Владимир Путин һәрдаим кисәтеп килә.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас