

Республика синоптиклары алдагы өч көнгә һава торышын фаразлады.
Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген төбәктә бераз яңгыр һәм җепшек кар явуы ихтимал, республиканың көньягында уртача күләмдә. Аерым районнарда электр чыбыкларына һәм агач ботакларына җепшек кар ябышуы көтелә, бозлавык булачак. Җил көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы көндез -2, +3 градус.
Шимбә көнне, 18 ноябрьдә, урыны белән шулай ук кыска вакытлы кар явуы көтелә, республиканың көнчыгышы буенча уртача күләмдә. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә -2, -7 градус, аязытканда - 12 градуска кадәр. Көндез -1, -6 градус салкын.
Якшәмбе көнне, 19 ноябрьдә, әллә ни явым-төшем көтелми. Җил көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә -5, -10 градус, урыны белән -15 градуска кадәр суытачак. Көндез -2, -7 градус салкын булачак.
Әйткәндәй, синоптиклар фаразларына ышанганда, көзге-кышкы сезонда аномаль контрастлы һава торышы өстенлек итәчәк – җылы белән салкын көннәр бер-берсен алмаштырып торачак.
Чыганак: bashinform.ru