

21-22 ноябрьдә Башкортстанда махсус хәрби операция ветераннары арасында зур спорт чарасы үтәчәк. Башкортстан – «Ватанны саклаучылар кубог»ы үткәрелүче икенче төбәк. Аңа кадәр ул Кемерово өлкәсендә Кузбасста үткән иде. Анда Себер якларыннан 70 ветеран катнашты. 11 команда ату, армрестлинг, җәядән ату, пауэрлифтинг, өстәл теннисында ярыштылар.
Мондый чара махсус хәрби операция ветераннары һәм инвалидларына һәрьяклап ярдәм итү, аларны социальләштерү һәм реабилитацияләүгә юнәлдерелгән. Аны оештыручылар – “Русиянең паралимпия комитеты” гомумрусия иҗтимагый оешмасы, “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды, “Русия халыклары ассамблеясы” гомумрусия иҗтимагый һәм дәүләт оешмасы, Башкортстан Республикасы хөкүмәте.
Республика Идел буе һәм Урал федераль округларының 20 төбәгеннән катнашучыларны кабул итәчәк. Бу зур чара хщрби операциянең инвалид ветераннарын паралимпия хәрәкәтенә һәм илнең иҗтимагый-мәдәни тормышына җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Ул ветераннар арасында спортны популярлаштыру , сәламәтлекләрен ныгыту һәм инвалидлар спорты оешмалары арасында бәйләнешләрне көчәйтүгә ярдәм итәчәк.
Бездә үтәчәк ярышлар ике юнәлештә булачак: спорт ярышлары һәм иҗат фестивале. Шулай ук җитәкчеләр өчен семинар киңәшмәсе һәм иҗтимагый оешмалар, һәлак булганнарның әти-әниләре, министрлык, протез үзәкләре, медицина оешмалары вәкилләре катнашлыгнда “Батырлар вакыты” түгәрәк өстәле үтәчәк.
Спорт буенча ярышлар 21 һәм 22 ноябрьләрдә Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә үтәчәк. Ярышлар утырган килеш волейбол уйнау, ату, армрестлинг, җәядән ату, яткан килеш пауэрлифтинг, өстәл теннисы буенча үтәчәк. Башкортстан командасында МХО нең 14 ветераны катнашачак, спорт ярышларына 150 катнашучы көтелә.
21 ноябрьдә үтәчәк иҗат фестивалендә 13 төбәктән 100 катнашучы: җырчылар, җыр ансамбльләре, нәфис сүз осталары булачак. Фестиваль Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә үтәчәк.
“Батырлар вакыты” түгәрәк өстәле Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналы залында үтәчәк. Анда МХО ветераннарына, катнашучыларга, һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итүнең актуаль мәсьәләләре каралачак. Төбәкара «Ватанны саклаучылар кубог»ын тантаналы ябу 22 ноябрьдә “Башкортстан” дәүләт концерт залында үтәчәк.
Бу чараны оештыру мәсьәләләре хакында “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе үтте. Анда Башкортстан Хөкүмәтенең премьер-министр урынбасары – БРның финанс министры Лира Закуан кызы Игътисамова һәм Корылтай депутаты, Башкортстан республикасындагы “Русия халыклары ассамблеясе” рәисе һәм “Ватанны саклаучылар” фондының филиалы җитәкчесе Гөлнур Галинур улы Колсарина катнашты. Алар, ихтирам һәм гаделлек принципларыннан чыгып, МХОда катнашучылр, аларның гаиләләренә дәүләт ярдәме хакында тулы мәгълүмат бирделәр.
Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.