Яңалыклар
16 ноябрь 2023, 08:30

“45 мең сум була дип вәгъдә иткән иделәр...”

Доброволецның хатыны аһ-зарларын җиткергән.

“45 мең сум була дип вәгъдә иткән иделәр...”“45 мең сум була дип вәгъдә иткән иделәр...”
“45 мең сум була дип вәгъдә иткән иделәр...”

Махсус хәрби операциядә катнашу максаты белән доброволец сыйфатында  контрактка кул куйган хәрбиләрнең түләүләр белән проблемалары туганда якыннары, гаилә әгъзалары республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр.

    Ә мондый хәлләр юк-юк та очрап тора. Ул проблемаларны үз вакытында хәл итәгә кирәклеге көн кебек ачык, чөнки  гаилә башлыгы СВОда катнашкан вакытта аңа каралган түләүләр гаиләгә арытабан яшәргә, тормыш көтәргә, балаларны үстерергә  мөмкинлек  бирә.

    Шушы көннәрдә бер доброволецның тормыш иптәше шундый  проблема белән  республика җитәкчелегенә аһ-зарларын җиткергән. Ханым сентябрьдә контрактка кул куйган иренең түләүләрен күрсәткән.  “Миңа шушы суммаларны аңлатсыннар иде. Иремә контрактка кул куйганда укулар вакытында хезмәт хакы 45 мең сум була дип вәгъдә иттеләр...”

  Түләү кәгазеннән күренүенчә, иренең  хәрби звание буенча оклады – 6 659,  хәрби вазифасы буенча оклады – 13 318 сум. Барлыгы 19 977 сум акча исәпләнгән. Шуның  2 597 сумы – физик шәхеснең кеременә салынган салым. Нәтиҗәдә, доброволецка 17 380 сум акча түләнгән.

  “Бу нинди мыскыл итү ул?! Иремнең карамагында бер яшьлек балабыз һәм мин, декреттагы хатыны бар бит”, - дип мөрәҗәгать иткән ханым.

  "Әгәр ирегез доброволец булып китсә һәм бер генә түләү дә алмаса яки түләүләрнең берникадәр генә өлешен алса, аңа үз подразделениесенең командирына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Командир шикаятьне карарга һәм проблеманы хәл итү буенча чаралар күрергә тиеш”,  –   дип җавап биргәннәр аңа республика белән идарә итү үзәгендә һәм өстәмә рәвештә бу проблеманы ничек тә хәл итәргә вәгъдә иткәннәр.

Фото:yandex.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас