Яңалыклар
13 ноябрь 2023, 03:17

Яңгыр һәм җепшек кар...

Синоптиклар атна башына фаразларын җиткерде.

Анастасия Ин.Анастасия Ин.
Фото:Анастасия Ин.

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген, 13 ноябрьдә, көндез бераз яңгыр явып узуы ихтимал, республиканың төньяк-көнбатышында ул уртача күләмдә булмакчы. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы көндез +2,+7°.

Иртәгә, 14 ноябрьдә,  шулай ук бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә 0,+5°,  көндез +2,+7°.

Чәршәмбе көнне, 15 ноябрьдә,   көндез урыны белән бераз җепшек кар  явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә -2,+3°, көндез 0,+5°.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас