Яңалыклар
13 ноябрь 2023, 11:42

Бердәмлек көнендә күңелле квиз

Квизда 17 команда катнашты.

Бердәмлек көнендә күңелле квизБердәмлек көнендә күңелле квиз
Бердәмлек көнендә күңелле квиз

12 ноябрьдә Русия Федерациясе Президенты каршындагы Башкортстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәме белән Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта Башкортстан студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе Русия халыклары мәдәниятләренә кызыксыну уяту максатыннан Халыклар бердәмлеге көненә багышланган мавыктыргыч квиз үткәрде.

Квизда 17 команда катнашты. Чара Башкортстаннан чыккан 100дән артык кешене берләштерде. Активист Динислам Нигъмәтуллинның гитарада уйнап җырлавы чарага аерым бер җылылык өстәде.

Квиз барышында катнашучылар Русия халыкларының тормышына бәйле  бик күп кызыклы мәгълүмат белде, милли һәм мәдәни үзенчәлекләре белән танышты.

Җиҗүчеләр урыннарны түбәндәгечә бүлеште. 1нче урынга - "Ананас", 2нче урынга - "Халык бердәмлеге", 3нче урынга "Бенгал юлбарыслары" командалары чыкты.

Җиңүчеләр “Республика” кибетләренә 2000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.  

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас