

Район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов үзенең социаль челтәрләрендә бәйрәмнән алган тәэссоратлары белән бүлеште. Быел конкурста ялгыз башкаручылар белән бергә вокал коллективлары да катнаша. Конкурсның географиясе дә киң: быел анда Башкортстаннан тыш Татарстан, Оренбург һәм Самара өлкәләре катнаша.
Оештыру комитетына 67 заявка килгән.
“Без татар җырының гаҗәеп дөньясына барып эләктек, иҗад атмосферасын тойдык, халык моңын ишеттек”, - дип язган Риф Йосыпов.
Фестивальне оештыручылар конкурсантлар өчен оештыру комитеты зур бүләк әзерләгән: профессионал музыкантчылар түгәрәк өстәл үткәрәчәк һәм татар җырын башкаруның үзенчәлекләре буенча мастер-класс үткәрәчәк.
Чыганак: Социаль челтәрләр.