

Уфада Русия Эчке органнар хезмәткәрләре көненә багышланган чара үтте.
Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров полицейскийларны котлап, аларга дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Андрей Назаров соңгы елларда иминлек органнарының эшчәнлеге яхшырды, дип билгеләде.
— Соңгы 9 айда 20 000 артык җинаять эше ачыкланган. Аларның 4 меңнән артыгы аеруча авыр җинаятьләр, - дип, җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм шул юлда Хөкүмәт ярдәме, аерым уңышларга тукталып китте. Андрей Назаров полицейскийларга ил һәм республика иминлеген саклауда күрсәткән яхшы хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, бүләкләр тапшырды.