Яңалыклар
9 ноябрь 2023, 05:36

Путин Башкортстанда судьялар составын үзгәртте

БР Югары суды судьясы итеп Артур Гыймалетдинов билгеләнде.

Путин Башкортстанда судьялар составын үзгәрттеПутин Башкортстанда судьялар составын үзгәртте
Путин Башкортстанда судьялар составын үзгәртте

Русия президенты Владимир Путин "Федераль судлар судьяларын һәм Русия Федерациясе субъектларының квалификацияле коллегияләрендә Русия Федерациясе президенты вәкилләрен тәгаенләү турында"гы фәрманга кул куйды.
Документка ярашлы, БР Югары суды судьясы итеп Артур Гыймалетдинов билгеләнде.
Бәләбәй кала суды судьясы итеп- Ольга Огородникова, Белорет районара судына - Яна Фәрхетдинова, Уфаның Дим районы судына - Вера Захарова, Нефтекама кала судына - Әлфия Волкова, Чишмә район судына Лира Захарова куелды.
Арбитраж суды судьясы итеп Нина Коннова тәгаенләнде.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас