

Зур күләмле вакыйга уңаеннан Русия - Казахстан эшлекле советы утырышы бара. Ул ике илнең сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләре үсешенә багышланган. Замана шартларында азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү, АПК тармагында санлы технологияләр, яшьләрне тармакка җәлеп итү һәм белем бирүдә яңа трендлар буенча фикер алышулар бара.
Чыгышларда уртак зур проектларны, шул исәптә инвестиция проектларын да, тормышка ашыру мөһимлеге билгеләнде. Башкортстан белән Казахстан күп мәсьәләләр буенча хезмәттәшлек итә. Башкортстан сода компаниясенең Казахстан территориясендә зур инвестицион проектны тормышка ашыруга алынуы - җитди хезмәттәшлекләрнең берсе. Әлеге хезмәттәшлек тау баектыру, эшкәртү, химия сәнәгате белән бәйле. Башкортстан сода предприятиесе Казахстанда химия комплексы төзергә планлаштыра. Ләкин биредә Казахстан, Русия һәм Башкортстан малтабарларын кызыксындырган проблемалар бар. Транспорт-логистика, чикләр киселеше, тимер юл, кыскасы, логистика, таможня һәм документларны рәсмиләштерү проблемаларын уңай хәл итәсе бар.
Ике яклы икътисади хезмәттәшлек кысаларында килеп туган бәхәсле мәсьәләләрне чишүдә җаваплы төп орган хөкүмәтара комиссиясе дип билгеләнде. Аны вице премьерлар җитәкли. Русия ягыннан - ул Александр Аверчук, Казахстан ягыннан моның өчен җаваплы вице-премьер.
"Башинформ" буенча.