Яңалыклар
9 ноябрь 2023, 09:49

Башкортстан делегациясе Казахстанда зур форумда катнаша

БР хөкүмәте премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Көнчыгыш Казахстан өлкәсе акимы Йәрмәк Кошербаев белән очрашты.

Башкортстан делегациясе Казахстанда зур форумда катнашаБашкортстан делегациясе Казахстанда зур форумда катнаша
Башкортстан делегациясе Казахстанда зур форумда катнаша

Бүген Русия делегациясе Казахстанга эш сәфәре кыла. Аның эчендә Башкортстан вәкилләре дә бар. Алар Казахстанда "Авыл хуҗалыгы - көчле икътисад нигезе" темасы буенча XIX Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлеге форумында катнаша. Форум эше барышында БР хөкүмәте премьер-министры урынбасары, БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Көнчыгыш Казахстан өлкәсе акимы Йәрмәк Кошербаев белән очрашты.
Очрашу тел, мәдәният һәм традицияләр уртаклыклары турында фикер алышудан башланды. Аннары умартачалык, авыл хуҗалыгы, логистика һәм фестиваль активлыгы буенча сөйләшүләргә күчтеләр.
"Безнең уртак хезмәттәшлек итәрдәй күп нәрсәләр бар. Безне якынайтучы уртак бер сәбәп - ул бал. Без бал җитештерүче өч төбәк: Башкорт балы, Көнчыгыш Казахстан балы һәм Алтай балы. Умартачылык юнәлеше буенча хезмәттәшлек итүне дәвам итәрбез. Ике республикада да табигый рәвештә дә, кыргый рәвештә дә эшләр бара, дип билгеләде Йәрмәк Кошербаев. .
Кошербаев билгеләвенчә, 590 километр озынлыгындагы Усть-Каменогорск трассасы ике арада иң кыска юл булып санала, ул Кытай белән хезмәттәшлек итүче Русия малтабарлары өчен уңайлы булыр иде. Әлеге вакытта юл сыйфаты өстендә эшләр бара. Анда бонд келәтләре урнаштыру буенча тәкъдимнәр бар.
Илшат Фазрахманов Башкортстанның зур күләмдә продукция җитештерүен һәм Казахстанда яшәүчеләрнең төп кулланучылар булуын билгеләде. Ул май кластеры - көнбагыш һәм рапс мае - һәм шикәр кластеры. Туристик агым белән алмашу үзара зур кызыксындыру тудыра, сәнәгать, азык-төлек товарларын алмашу һ.б. мәсьәләләрне хәл итү кирәклеген билгеләде Фазрахманов. Районлаштырылган орлык сортларын алмашуны арттыру мәсьәләсен чишү шулай ук үтә мөһим.

 

Башкортстан делегациясе Казахстанда зур форумда катнаша
Башкортстан делегациясе Казахстанда зур форумда катнаша
Башкортстан делегациясе Казахстанда зур форумда катнаша
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас