Яңалыклар
9 ноябрь 2023, 15:55

Һава торышы бозыла. Сак булыгыз!

    Көзге көн ул бала кебек: әле көлә, әле елый, дигән борынгылар. 

Башкортстанда һава шартларының начараюы көтелә. Республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгында кисәтәләр: иртәгә, 10 ноябрьдә, көньяк-көнчыгыш районнарда җил секундына 18 метрга кадәр көчәячәк. Төбәк юлларының аерым участокларында 500 метр һәм аннан да азрак күрү мөмкинлеге булган томан көтелә. Башкортстан халкына юлга чыкканда  вакытында һава шартларын исәпкә алуны сорыйлар.

Моңа кадәр Башгидромет үзәге   иртәгә, 10 ноябрьдә төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып узачак, дип хәбәр иткән иде. Республиканың көнбатышында   яңгырлар уртача күләмдә,  көндез урыны белән көчле яңгырлар булачагы турында искәртте. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, аерым районнарда көчле булмакчы. Термометр баганалары төнлә -2, +3°, көндез +1, +6°күрсәтәчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас