Яңалыклар
8 ноябрь 2023, 04:49

Карлы яңгырлар башлана

Ап-ак карлы кышны көтәсезме, дуслар?

Башгидрометүзәк фаразлары буенча, бүген, 8 ноябрь көнне, республикада кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә, аерым районнарда уртача күләмдә явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнбатыштан исә торганга күчүчән. Һава температурасы көндез +3,+8° градус тәшкил итәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне, 9 ноябрьдә, шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, төнлә карлы яңгыр явуы ихтимал. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштануртача тизлектә. Термометр баганалары төнлә -2,+3°, көндез +2,+7° градус күрсәтәчәк, дип фаразлый белгечләр.

Җомга көнне, 10 ноябрьдә, төнлә урыны белән бераз яңгыр явып узачак, республиканың көнбатышы буенча – уртача күләмдә, урыны белән көчле дә булмакчы. Җил көньяктан. Һава температурасы төнлә -2,+3°, көндез +2,+7°. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас