

Бүген, 8 ноябрьдә, төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышы үткәрде.
“Торатау” конгресс-холлында үткән чарада Совет әгъзалары, республиканың дини конфессияләр вәкилләре, иҗтимагый оешмалар һәм милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре катнашты.
“Күпмилләтле һәм күпконфессияле Русия өчен Ватаныбыз мәнфәгатьләре өчен берләшү һәм бердәмлек идеясе аерым әһәмияткә ия. Илебез халыклары үз тарихлары белән бернинди тел яки дини аерымлыкларның тынычлыкка каршылык тудырмаска тиешлеген исбатлады”, – диде Радий Хәбиров.
“Аңлашыла, махсус хәрби операциянең нәтиҗәсе билгеле. Дөнья бик тиз үзгәрә һәм башка беркайчан да бер полярлы булмаячак. Көнбатыш дөнья хәрби конфликтларның яңа учакларын кабыза, безнең илгә карата чиксез санкцияләрне катгыйлата. Безне көчсезләндерү, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны җимерү өчен барысын да эшли.
Русиягә, бигрәк тә милли республикаларда карата эчке хәлне җимерү, өчен теләсә нинди инструментлар, каналлар, мәгълүмати сәбәпләр кулланыла.
Милләтара һәм диннәр арасында татулыкны җимерү омтылышлары бүген гибрид сугышының бер юнәлешенә әйләнде.
Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның Ситуацион үзәге мониторингы мәгълүматлары буенча, соңгы вакытта милли республикаларга, шул исәптән Башкортстанга тышкы мәгълүмати һөҗүмнәр саны күп тапкырлар арткан. Бу күрсәткеч буенча республика Русия төбәкләре арасында беренче урында тора”, – диде республика җитәкчесе.
Аның әйтүенчә, мондый шартларда безнең уртак бурычыбыз – теләсә нинди хәвефкә әзер булу, республикабыз халкына карата коткы таратуларга юл куймау.
“Бүген Уфада “Глобаль чакырулар шартларында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” Бөтенрусия фәнни-гамәли форумы ачыла. Безнең төбәк форумны үткәрү урыны итеп очраклы сайланмаган. Башкортстан милләтара тынычлык һәм татулык, иҗтимагый тотрыклылыкның яхшы үрнәге булды һәм шулай булып кала да”, – дип аңлатты Радий Фәрит улы.
Безнең республикада мәктәпләрдә 13 туган тел өйрәнелә. 15 якшәмбе мәктәбе эшли, полилингваль мәктәпләр челтәре киңәя. 6 телендә вакытлы матбугат басмалары чыга.