Яңалыклар
7 ноябрь 2023, 03:35

Көннәр яңгырлы булмакчы

Кулчатырларыгызны алырга онытмагыз. 

Синоптиклар фаразлары буенча, бүген, 7 ноябрь көнне, башлыча явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан, уртача тизлектә. Һава температурасы көндез +5,+10° тәшкил итәчәк.

Чәршәмбе көнне, 8 ноябрьдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил көньяктан, көнбатыштан исә торганга күчүчән. Термометр баганалары төнлә -1,+4°, көндез +4,+9° күрсәтәчәкләр.

Пәнҗешәмбе көнне, 9 ноябрьдә, шулай ук бераз яңгыр явачак, төнлә урыны белән уртача күләмдә,  дип кисәтә синоптиклар. Һава температурасы төнлә 0,+5°, көндез +3,+8°. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас