Яңалыклар
6 ноябрь 2023, 06:23

Көз сөендерүен дәвам итә

Шөкер! 

Республикада атна башы ноябрь өчен гадәттәгедән җылырак башланып китте. Башгидрометүзәк фаразлары буенча, бүген, 6 ноябрьдә, явым-төшем көтелми. Уртача тизлектә искән җил юнәлеше – көньяк-көнчыгыштан. Көндез һава температурасы +4°, +9° җылыначак.

Сишәмбе көнне, 7 ноябрьдә, республика буенча көндез бераз яңгыр явып узачак. Җил юнәлеше үзгәрмәячәк. Төнлә  термометр баганалары -3° до +2° градус җылы күрсәтсә, көндез +4°, +9° градус җылы булачак, диләр синоптиклар. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас