

4 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашты. Төбәк Башлыгы республика халкын бәйрәм белән котлады һәм Русиянең, Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
- Бүген без Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәбез. Сезне русиялеләр өчен кадерле дәүләт бәйрәме белән котлыйм! Русия көнендә, Бөек Җиңү көнендәге кебек үк, без ил тарихында хәлиткеч вакыйгаларга мөрәҗәгать итәбез. Ватанны саклау өчен бар дөнья белән берничә тапкыр күтәрелгән бабаларыбызның батырлыкларын искә төшерик. Диннәренә һәм милләтләренә карамастан, алар иңгә-иң куеп, Ватанны саклады.
Русиянең бөтен тарихы аның халыклары бердәмлеге, милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулык - уртак йортыбызның ныклы нигезе булуын раслый.
Бездә, башкортларда: «Бердәм өйдә бәрәкәт бар!» диләр. Безнең бабаларыбыз авыр свакытларда һәрчак батырлык күрсәткән. 1812 елгы Ватан сугышында башкорт полклары батырларча көрәшкән. Беренче Бөтендөнья сугышына безнең төбәктән ярты миллионга якын кеше фронтка киткән. 1945 елның Җиңү язын бөтен совет халкы белән бергә якынайткан якташларының батырлыклары хәтердә мәңге сакланачак.
Бүген илебез янә катлаулы сынаулар үтә. Үзенең бәйсезлеге, лаеклы киләчәге өчен көрәшә. Меңнәрчә якташлар - контрактчылар, мобилизацияләнгәннәр, ирекле батальоннар, Росгвардия бүлекчәләре - Ватанны саклыйлар. Без аларның барысын да өйдә җиңү белән көтәбез, Ватаныбызның оборона калканын ныгытабыз, якташ сугышчыларга ярдәм итәбез, аларның гаиләләре турында кайгыртабыз.
Безнең республикада 160тан артык халык вәкиле яши. Һәркайсыбыз “Башкортстан - минем Ватаным” әйтә ала, -диде төбәк җитәкчесе.
Тантаналы чара зур концерт белән тәмамланды.