Яңалыклар
4 ноябрь 2023, 12:49

Миллионлы пассажир бүләкле булган

“Ласточка”  миллионлы пассажирын кабул иткән.

Миллионлы пассажир бүләкле булганМиллионлы пассажир бүләкле булган
Миллионлы пассажир бүләкле булган

Уфа- Абдулла арасындагы “Ласточка” тиз йөрешле шәһәр яны поездына бәхетле билетны  Уфа ягулык-энергетика колледжының  4 курс  студенты Диана Габделманова алган.

Куйбышев тимер юлы, БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм “Башкортстан ППК” җитәкчеләре миллионлы пассажирны котлады һәм истәлекле бүләкләрне тапшырды.

Барлыгы республикада өч “Ласточка” йөри. Алар Уфа- Абдулла, Уфа- Аша һәм Уфа шәһәр агломерациясендә йөреп тора. 2023 ел ахырына кадәр тагын ике өстәмә состав артачак дип көтелә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас