Яңалыклар
4 Ноября 2023, 08:20

Дуслык монументына чәчәкләр салынды

Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Дуслык монументына чәчәкләр салындыДуслык монументына чәчәкләр салынды
Дуслык монументына чәчәкләр салынды

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Дуслык монументына тантаналы рәвештә чәчәкләр салынды.

Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Ул республиканың күпмилләтле халкы исеменнән 1612 елның 4 ноябрендә булган вакыйгаларны искә алып үтте. Ул чакта халык ополчениесе хәрбиләре Русия дәүләтен интервентлардан азат иткән. Русия һәм Башкортстан гимны яңгырады, мәртәбәле кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр салды.

-Бу бәйрәм безнең күңелләргә, тормышка кереп бара, - дип билгеләде Радий Фәрит улы. –Иртәннән без котлаулар юллый һәм кабул итә башладык. Кешеләр тынычлык тели. Ә бәйрәм нәкъ шул хакта. Бигрәк тә шундый агрессив чорда тирә-якта кешеләр берләшә. Беергә без көчлерәк, бергә без тынычрак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас