Яңалыклар
4 ноябрь 2023, 15:30

“Безнең көч бердәмлектә”

Халыклар бердәмлеге көнендә “Ватан” этнопаркында “Безнең көч бердәмлектә” яшьләр флешмобы үтте. Аны “Алга –Патриот” иҗтимагый хәрәкәте һәм БР Мәдәният министрлыгы оештырды. Флешмобта меңнән артык кеше катнашты.

“Безнең көч бердәмлектә”“Безнең көч бердәмлектә”
“Безнең көч бердәмлектә”

Халыклар бердәмлеге көнендә “Ватан” этнопаркында “Безнең көч бердәмлектә” яшьләр флешмобы үтте. Аны “Алга –Патриот” иҗтимагый хәрәкәте һәм БР Мәдәният министрлыгы оештырды. Флешмобта меңнән артык кеше катнашты.

Патриотик музыка астында чарада катнашучылар Русия әләме һәм "Безнең көч бердәмлектә" язуы рәвешендә тезелде. Катнашучылар ак, зәңгәр һәм кызыл карточкалар ярдәмендә әләмне сурәтләделәр. Әләм сурәтен төзү өчен кырыгышар кеше 27 рәт төзелде. Русия һәм Башкортстан гимннарын башкарганнан соң мәйданда бәйрәм концерты узды.
Флешмобта катнашучыларны республика Башлыгының патриотик тәрбия мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Уфа фән һәм технологияләр университетының тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте буенча проректоры Валентин Солодовник тәбрикләде:
- Республика Башлыгы исеменнән, шәхсән үз исемемнән, шулай ук Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары исеменнән сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм. Без чыннан да бай тарихлы гүзәл республикада яшибез. Без гүзәл Русиядә яшибез! Сезне бу бөек бәйрәм белән котлап, баш өстендә тыныч күк йөзе телим. Бәйрәм белән сезне, кадерле якташлар! – диде ул.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас