

Яңа елга да ике айдан азрак вакыт калып бара.
Шушы көннәрдә Яңа ел бәйрәмнәренең ничә көнгә сузылачагы билгеле булды.
Русиянең Хезмәт министрлыгы тәкъдименә ярашлы, Яңа елда 10 көн ял итәчәкбез. Яллар 30 декабрьдә башлана. Чөнки ул көн шимбәгә туры килә. Димәк, 31е – якшәмбе. Кабаланмый, ашыкмый бәйрәмгә әзерләнергә, табын корырга була.
Аннары инде 8нче гыйнварга кадәр ял итү мөмкинлеге булачак. Раштуа бәйрәме – 7 гыйнвар – якшәмбегә туры килгәнлектән, ул дүшәмбегә күчерелә.
Шулай булгач, эшкә 2024 елның 9 гыйнварында чыгачакбыз.
Алдагы елда гыйнварда барлыгы 17 эш көне һәм 14 ял көне булачак. Бу инде гыйнвар елның иң кыска эш ае булачак дигән сүз.
Ә әлегә эшлибез, дуслар.