

РФ Прокуратурасы азык-төлек җитештерү өлкәсендәге ГОСТка (дәүләт стандартларына. – Авт.) үзгәрешләр кертүгә ирешкән. Хәзер җитештерүчеләр беренчел ихтыяҗдагы азык-төлекне билгеле бер күләмдәге стандарт кап һәм төргәкләргә тутырып сатарга бурычлы. Расланган күләм стандартларын үзгәртергә ярамый.
“Хәзер ак һәм көнбагыш мае, вермишель, шикәр, тоз, он, дөге, карабодай, тары ярмалары, кара чәй һәм беренчел ихтыяҗдагы башка товарларны җитештерүчеләр үзләренең товарларын ГОСТка туры китереп җитештерергә теләсә, товарны билгеләнгән күләмдә җитештерергә тиеш. Мәсәлән, яңа кагыйдәләр буенча карабодай ярмасы – 500, 1000, 2000 грамм, сөт 200, 250, 500, 1000, 2000 мл булырга тиеш”, – диелә Прокуратура хәбәрендә.
Җитештерүчеләр еш кына товарның күләмен, санын һәм авырлыгын кыскартканда аның сатып җибәрү бәясен киметми, ә кайвакыт хәтта киресенчә, арттыра. Мондый әвеш-тәвеш китерүләр кулланучыларны товарның күләме һәм авырлыгы аларның бәясе белән туры килүе турында ялгыш фикергә китерә.
ГОСТ мәҗбүри рәвештә куллана торган документ түгел; җитештерүчеләр үз товарларын техник шартлар буенча чыгара ала, әмма шул ук вакытта ул Таможня берлегенең азык-төлек продукциясе хәвефсезлеге турындагы техник регламентына туры килергә тиеш.
Шулай шул, җитештерүчеләр ГОСТ түгел, ТУ (технические условия – техник шартлар. – Авт.) буенча чыгарачак товарларын. Алар судан коры чыгу әмәлен табар ул...
Чыганак: bashinform.ru