Яңалыклар
3 ноябрь 2023, 05:55

62 ел элек шулай булган

Быелгы көзгә сөенеп туймаслык. 

Лилия Гарипова.Лилия Гарипова.
Фото:Лилия Гарипова.

Башгидрометүзәктә һава температурасының моңа кадәр теркәлгән абсолют максимумын яңа рекордлы җылы һава температурасы каплавы хакында хәбәр иттеләр. Мәсәлән, 2023 елның 2 ноябрендә  Уфа-Дим аэрологик станциясендә бу көннең абсолют максимумы  каплатылды – кичә һава температурасы +12,9° тәшкил итте. Моңа кадәрге рекорд  1961 елда теркәлгән, ул елның  2 ноябрендә көндез термометр баганалары +10,8° градускача күтәрелгән. Республика буенча гомумән алганда һава температурасы кичә +10, +15° градус булган.

Синоптиклар мәгълүматы буенча, ял һәм бәйрәм көннәрендә һава торышы уңай булырга тиеш. 4 ноябрьдә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал, башка көннәрдә җитди явым-төшем көтелми. Һава температурасы да ул кадәр җылы булмаячак. Көндез башлыча +3, +8° булса, Халыклар бердәмлеге көнне – 4 ноябрьдә – бераз салкынайтачак. Һава температурасы  +1, +6° градус җылы булмакчы. 

Чыганак: bashinform.ru

Лилия Гарипова.
Фото:Лилия Гарипова.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас