

Бүген, 2 ноябрьдә, республикада аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Җитди явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 3 метр тизлектә. Һава температурасы көндез +7, +12 градус тәшкил итәчәк.
Юлларда томан төшүе ихтимал, 500 метрдан ары күренүчәнлек начараюы мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Русиянең Гидрометүзәге мәгълүматы буенча, Башкортстанда ноябрь ае җылы булмакчы. Уртача айлык һава температурасының нормадан 1-1,5 градуска югарырак булуы көтелә (норма минус 4,4 градус тәшкил итә). Айлык явым-төшемнең норма тирәсендә булуы көтелә (норма – 30-50 мм).
Чыганак: bashinform.ru