Яңалыклар
2 ноябрь 2023, 09:42

Диктантка кушылыгыз

Башкортстанда зур этнографик диктант язачаклар.  

Диктантка кушылыгызДиктантка кушылыгыз
Диктантка кушылыгыз

 

2023 елның 3 ноябреннән 8 ноябренә кадәр ел саен үткәрелә торган «Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясе узачак. Акция Халыклар бердәмлеге көне алдыннан онлайн-форматта үткәрелә. Диктантны милләтләр эшләре буенча федераль агентлык оештыра. Традицион Халыкара акция сигезенче тапкыр “Халыклар күп – ил берәү генә!” девизы астында узачак.

«Зур этнографик диктант» ның максаты - кешеләрнең игътибарын илдә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм традицияләренә җәлеп итү. Бу белем Россия Федерациясе халыкларының татулыгын, этникара тынычлыгын һәм милли бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә, шулай ук халыкның этнографик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрә.

Акциядә ел саен яшьләренә, белемнәренә, диннәренә һәм гражданлыкларына карамастан Русиядә һәм чит илләрдә яшәүче миллионлаган кеше катнаша. Диктант беренче тапкыр 2016 елның 4 октябрендә узды, анда Русиянең 90 000 кешесе катнашты. Ә инде 2021 елда акциягә Русиянең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 95 иленнән 2,5 миллионнан артык кеше кушылды. Диктантны барлык континентларда да язалар, ә иң экзотик мәйданчык Халыкара космик станция була, орбитадагы тест сорауларына космонавт Сергей Прокопьев җавап бирә.

Акция 4 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә «Башкортостан» ДКЗ офлайн-мәйданчыгында (2 катлы фойе) башланачак, анда иҗтимагый һәм милли-мәдәни оешмаларның лидерлары, сәнгать эшлеклеләре, хакимият органнары вәкилләре җыелачак.

Диктантта теләгән һәркем катнаша ала, яшенә, белеменә, социаль чыгышына, диненә һәм гражданлыгына карамастан. Моның өчен рәсми сайтка гына керергә кирәк: miretno.ru

 3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр «Диктантны узарга» төймәсенә басыгыз, үз мәгълүматларыгызны тутырыгыз, сорауларга җавап бирегез, катнашучы сертификатын йөкләгез. 16 яшькә кадәрге балалар өчен 20 гомумфедераль сорау тәкъдим ителәчәк, 16дан өлкәнрәк катнашучыларга 30 сорау, шуларның 10ы һәр төбәк өчен уникаль. Сораулар этнографияне, тарихны, традицияләрне, мөһим даталарны, фольклорны, мәдәниятне, Россия халыклары турында географик белемнәрне күздә тота.

Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь баллар суммасы 100. Узу вакыты 45 минут.

Катнашучының сертификаты нәтиҗәләрен күрсәтеп, электрон рәвештә узганнан соң ук формалаша.

«Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясе турында тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин www.miretno.ru һәм ВКонтакте рәсми төркемендә – https://vk.com/miretno

Искәртеп узабыз, республика ике ел рәттән мәгърифәтчелек акциясендә катнашучылар саны буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. 2022 елда төбәкнең 498 018 кешесе үз белемнәрен тикшергән. (2021 елда 341 027 кеше).

Башкортстан Республикасында «Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясен оештыручылар булып Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, БР Мәгариф һәм фән министрлыгы, БР Халыклар дуслыгы йорты тора.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас