Яңалыклар
2 ноябрь 2023, 09:34

Бергә ял итү күңелле

Русиядә сәяхәтләргә дүртәүләп йөрү гадәте кергән.

news.myseldon.com Бергә ял итү күңеллеnews.myseldon.com Бергә ял итү күңелле
Бергә ял итү күңеллеФото:news.myseldon.com

“Островок.ру” сервисы русиялеләрнең 2023 елда йөргән сәяхәтләренә анализ ясаган һәм шундый нәтиҗәгә килгән. Былтыргы ел белән чагыштырганда, кунакханәләрдә дүрт кешелек номерларны 10 процентка күбпәк броньлаштыра башлаганнар.

 Быел көз сәяхәт кылырга яратучылар арасында Төньяк Кавказ төбәкләре популяр булган. Шулай ук Иркутск өлкәсендә ял итү 81 процентка арткан.

Быел Русиядә йолдызсыз кунакханәләрдә ял итүне хуп күрүчеләр дә арткан. Икенче урында – өч йолдызлы кунакханәләр.

Үзебезнең илдә ял итәргә яратучылар арасында тагын бер төбәк популяр – ул Карелия.

Чыганак: nsn.fm

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас