

31 октябрьдә БР җитәкчесе Радий Хәбиров үткәргән киңәшмәдә муниципаль районнарның үз карьерларын файдалану юлы белән җирле әһәмияттәге юлларны ремонтлау эшләре барышы тикшерелде.
Билгеле булуынча, БР Башлыгы кушуы буенча Башкортстанның 54 районы торак пунктларына, шул исәптә төзелүче микрорайоннарга да, илтүче юлларны тәртипкә китерү өчен ел саен 10-ар миллион сум бүленә. Әлеге инициатива булышлыгында соңгы 5 елда җирле әһәмияттәге юллар озынлыгы 2,2 мең километрга арткан һәм 36 мең километрдан артып киткән.
Республика җитәкчесе туфрак юлларын таш һәм ком-гравий катнашмасы белән төзекләндерү эшләре дәвам иттереләчәген билгеләде. «Бу программа яхшы, халык аны хуплый. Без торак пунктларын тәртипкә китерү өчен киләсе елда да акча бүлүне дәвам итәчәкбез»,—диде Радий Хәбиров.