Яңалыклар
31 октябрь 2023, 04:00

Якутиядә Муса Җәлилгә һәйкәл ачалар

Якутскида Казан скверына нигез салу 2022 елның июнендә Якутиядә Татарстан көннәре кысаларында узган иде.

tatar-inform.ru Якутиядә Муса Җәлилгә һәйкәл ачаларtatar-inform.ru Якутиядә Муса Җәлилгә һәйкәл ачалар
Якутиядә Муса Җәлилгә һәйкәл ачаларФото:tatar-inform.ru

Якутиядә 31 октябрьдә тантаналы рәвештә Казан скверы ачылачак, анда татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл куелачак. Тантанада Татарстан делегациясен республика вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы башлыгы Васил Шәйхразиев җитәкләячәк. Бу хакта Саха (Якутия) Республикасы башлыгы хакимиятенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Татарстан вәкилләре рәсми сәфәр кысаларында федераль Сабантуйга әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында катнашачак. Бәйрәмне Якутскида 2025 елда уздыру планлаштырыла. Шәйхразиев шулай ук республика җитәкчелеге белән гуманитар һәм икътисади өлкәләрдә ике төбәкнең хезмәттәшлеген үстерү буенча сөйләшүләр алып барачак.

Исегезгә төшерәбез, Якутскида Казан скверына нигез салу 2022 елның июнендә Якутиядә Татарстан көннәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Чыганак: tatar-inform.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас