Яңалыклар
31 октябрь 2023, 08:12

Вузара кампус сәләтле яшьләрне үзенә җыячак

Вузара кампус төзелүе Башкортстан мәгарифе һәм икътисады үсеше өчен зур адым булып тора дип саный Русия Дәүләт Думасының мәгариф комитеты депутаты Эльвира Аиткулова.

Вузара кампус сәләтле яшьләрне үзенә җыячакВузара кампус сәләтле яшьләрне үзенә җыячак
Вузара кампус сәләтле яшьләрне үзенә җыячак

"Безнең яшьләр бик сәләтле, уңышлы бизнес-проектлар була алырлык һәзм икътисад тармагында тормышка ашыра алырлык бихисап ниятләре бар. Вузара кампус алар өчен старт мәйданына әвереләчәк һәм һәр студент ил өчен мөһим булып саналган үзенең иң кыю идеяләрен биредә тормышка ашыра алачак", -ди Эльвира Аиткулова.
Гомумән, Башкортстанда соңгы елларда югары белем бирү системасы икенче тапкыр үзенең тууын кичерә, эре ВУЗларның яңа төс алуын үз күзләребез белән күрәбез. Конкурсларда җиңүләр һәм төбәк мәгариф системасының комплекслы яңаруына федераль грант алулар - болар БР җитәкчесе Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан идарәчеләр командасының җентекле эш нәтиҗәләре.
Бүген Русия мәгариф системасы үзенең сынылыш чорын кичерә: алымнар, законнар базасы үзгәрә, бөтен аспектларны да искә алып, тышкы сәяси һәм хезмәт базарындагы эчке үзгәрешләрне дә кертеп, кадрлар әзерләү системасы барлыкка китерелә.
Башкортстан өчен вузара кампус - ул алга сикереш ясау мөмкинлеге, бездә яшьләрне җәлеп итә алырлык инфраструктура пәйда булачак. Шуңа да сыйфатлы белем алу һәм арытаба Уфада эшкә урнашу өчен, чөнки биредә предприятиеләр күп, абитуриентлар, студентлар, аспирантлар, галимнәр сыйфатында талантлы кешеләр агымын көтәбез, дип билгели Дума депутаты.

Фото:bashkortostan.er.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас