

Иртән торуга бар дөнья ап-ак булган! Сез яшәгән район-шәһәрләрдә дә шулаймы, дуслар? Бүген, 31 октябрьдә, республикада болытлы һава торышы фаразлана. Көндез җепшек кар катыш яңгыр явуы көтелә, урыны белән явым-төшем көчле булмакчы. Аерым районнарда бозлавык булуы көтелә, агач ботакларына һәм электр чыбыкларына кар катламнары ябышачак, юлларда тайгак булуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көндез урыны белән тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк.
Һава температурасы 0,+5° градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык булачак, 500 метрдан ары күренүчәнлек начараюы ихтимал.
Җәяүлеләр дә, рульдәгеләр дә сак булыгыз!
Чыганак: bashinform.ru