

Бу 2022 елның августы белән чагыштырганда 249 балага (7,4%) күбрәк. Бу хакта республика гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерде.
Ә менә быелгы һәм былтыргы ел башы күрсәткечләрен чагыштырганда, 2023 елда 270 сабый азрак туган. Идел буе төбәгендә дә шуңа охшаш хәлләр күзәтелә, ди төбәк министры.
Башкортстанда бәбиләр тууын стимуллаштыру өчен 2025 елга кадәр план расланган. Аның эченә берничә бурыч кергән. Алар: абортлар санын киметү максатында авырлы хатыннарга ярдәм күрсәтү; репродуктив сәламәтлекне ныгыту һәм ярдәм күрсәтүче репродуктив технологияләрне үстерү; яшь студентлар, күп балалы гаиләләргә , 10 яшькә кадәрле балалары булган эшләүче ата-аналарга ярдәм күрсәтү һ.б.