

Шушы көннәрдә Росгосцирк генераль директоры Сергей Беляков ТАСС хәбәрчеләренә 2026 елда Уфа шәһәрендәге циркны ремонтлый башлаулары турында әйткән. Реконструкциянең беренче этабында федераль казнадан 870 миллион сум акча бүленәчәк.
Уфа циркын ремонтлау өчен акчаны казнадан Росгосцирк сораган. Уфада циркны 2017 елда прокуратура таләбе буенча яптылар. Ябылганнан соң бинаның акрынлап кына түбәсе җимерелә башлаган.
– 2026 елга акча сорадык, безгә аны уңай хәл итерләр һәм ремонт эшләре башланыр дип өмет итәбез, - дигән Сергей Беляков.
Уфа Госциркын масштаблы реконструкцяләү проекты дәүләт экспертизасын үткән. Башкортстан Мәдәният министрлыгында ул бинаның мәдәни мирас объекты булып торуын һәм аны ремонтлау аерым таләпләр буенча башкарылырга тиешлеген әйткәннәр иде. Башта циркны Уфаның 450 еллык юбилеена ремонтларга һәм 2024 елда ачырга планлаштырдылар. Аны юбилей объектлары исемлегенә дә керттеләр. 2021 елда реконструкциянең хакын 1,5 миллиард сум дип бәяләделәр.
Ремонт эшләре һаман башланмаган, чөнки бина Росгосцирк балансында тора. Шуңа да Уфа шәһәре хакимияте дә, республика җитәкчеләре дә алардан башка ремонт ясый алмый.
2023 елның февраль аенда РФ Президенты Владимир Путин Уфага эш сәфәре белән килгәч, республика башлыгы циркны реконсрукцияләргә ярдәм итүен сорады. Ул вакытта циркның проекты дәүләт экспертизасы үтәлми тора иде.
2023 елның октябрь азагында экспертиза үтүләре хакында билгеле булды һәм 2026 елда аны ремонтлау эшләре башлана дип хәбәр иттеләр.
Чыганак: ufa.kp.ru