

Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутаты Юнир Котлыгужин дөнья балет сәхнәсендә чагу йолдыз булып балкыган Рудольф Нуриевны тәнкыйтьләп чыкты. Ул легендар шәхесне туган иленә хыянәтче дип атады. Депутатның әлеге язмасы киң мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә таралды һәм зур ризасызлык тудырды.
Башкортстанның атҡазанган артисты, «Сибай» бию ансамбле репетиторы Лариса Хәтмуллина, “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә депутат сүзләренә карата үз фикерен җиткергән.
“Рудольф Нуриев иң беренче чиратта чын сәнгать, чын балет өчен янып яшәгән. Ул беркайчан да Туган илен яманламаган. Бүген Сибай филармониясе артистлары корал тотып махсус хәрби операциядә илебезне саклый. «Сибай» ансамбле артистлары Нуриев иҗатында тәрбияләнде, хәзер алар - чын патриотлар. Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган улым да аның иҗаты белән илһамланды. Юнир Галимҗан улы чын илсөяр икән, улы белән бергә үз илен, үз халкын яклау өчен яуга барсын”,- дигән.