+21 °С
Болытлы


Уфада полилингваль белем бирү буенча халыкара форум уза. Анда Русиянең һәм Казахстанның 12 төбәгеннән 250 катнашучы килде. Башкортстанда полилингваль өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора, чөнки төбәктә күп милләт вәкилләре яши.
Форумда катнашучылар килгән мәйданчыкларның берсе -М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты. Кунаклар, алар арасында педагоглар, мәктәп директорлары, мәгариф бүлекләре методистлары, югары уку йортының төрле мәйданчыклары белән таныштылар.