Яңалыклар
26 октябрь 2023, 06:35

Кышка да ерак калмады, бугай...

Кышкы җылы киемнәргә күчтегезме әле?

Кышка да ерак калмады, бугай...Кышка да ерак калмады, бугай...
Кышка да ерак калмады, бугай...

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген, 26 октябрьдә, урыны белән бераз кар явачак, юлларның кайсыбер урыннарында бозлавык булуы фаразлана. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы көндез 0, -5 градус тәшкил итәчәк.

Җомга көнне, 27 октябрьдә, шулай ук бераз кар явачак, республиканың көньягында уртача күләмдә явуы көтелә, бозлавык булачак. Төньяк-көнбатыштан искә җил көнчыгыштан исүгә күчәчәк, көндез җил көчәючән. Термометр баганалары төнлә -2, -7°  күрсәтсә,  аязытканда  -12° градуска кадәр салкынайтачак, көндез  -4, +1°.

Шимбә көнне бераз җепшек кар явачак, аерым районнарда кар агач ботакларына һәм электр чыбыкларына ябышачак, юлларда бозлавык булуы көтелә. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә  -2, -7°, аязытканда  -12° кадәр, көндез -2, +3°. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас