Яңалыклар
25 октябрь 2023, 16:26

"Юл картасы"н расладылар

Уфада  ачылган «Легпром-2023» IV җиңел сәнәгать форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Русия сыйфат системасы» (Роскачество) автоном коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Максим Протасов белән очрашты.

"Юл картасы"н расладылар"Юл картасы"н расладылар
"Юл картасы"н расладылар

Уфада  ачылган «Легпром-2023» IV җиңел сәнәгать форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Русия сыйфат системасы» (Роскачество) автоном коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Максим Протасов белән очрашты. Көн тәртибендә - төбәктә җитештерелгән товарларны, шул исәптән җиңел сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү һәм алга җибәрү мәсьәләләре булды.

– Җиңел сәнәгатьне үстерү һәм аңа ярдәм итү – безнең дәүләт сәясәтенең иң мөһим өлешләреннән берсе, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Без предприятиеләрнең шактый зур өлешен саклап калдык, һәм хәзер мөһим бурыч – конкурентлы, ихтыяҗлы югары сыйфатлы продукция җитештерү. Шуңа Күрә Роскачество белән хезмәттәшлекне актив үстерәбез.

Башкортстан Башлыгы шулай ук төбәк стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәге белән берлектә республикада җиңел сәнәгать продукциясе өчен Росстандарт лабораториясе ачылуын ассызыклады.

Роскачество җитәкчесе Максим Протасов җирле товарларны илебез һәм халыкара базарларда алга сөрү өчен Башкортстан белән хезмәттәшлекнең «Юл картасын» актуальләштерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

– Алдагы «юл картасы» буенча эш шактый җитди булды, - диде Максим Протасов. - Чараларның яңа планына без актуаль инструментлар салдык. Аерым алганда, илебездә яшәүчеләрнең 20 проценты теләгән хәләл продукцияне стандартлаштыру һәм сертификацияләү өчен инфраструктура булдыру буенча пилот проектын дәвам итәчәкбез. Моның өчен Башкортстанга Согуд Гарәбстаныннан экспертлар килде. Моннан тыш, Русия җитештерүчеләре хәләл сертификат алсын һәм федераль дәүләт реестрына кертелсен өчен, бу өлкәдә халыкара аккредитация узабыз.

Максим Протасов республиканың сыйфат өлкәсендә төбәк премиясен булдыру тәҗрибәсен югары бәяләде һәм Башкортстанның күп кенә товарларының Роскачествоны бәяләү нәтиҗәләре буенча югары рейтингы барлыгын хәбәр итте. Ул тикшеренү өчен җирле продуктларны активрак тәкъдим итәргә киңәш итте.

***

«Легпром-2023» җиңел сәнәгать форумы кысаларында шулай ук Башкортстан Хөкүмәте һәм Роскачество арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыруның «Юл картасы» на кул кую тантанасы узды. Исегезгә төшерәбез, ул 2018 елның августында төзелде.

- Без продукциябезнең ихтыяҗы, димәк, аның сыйфаты өчен дә көрәшергә тиешбез. Шуңа Күрә Роскачество белән хезмәттәшлек кысаларында алган тәкъдимнәр безнең өчен эштә җитди ориентир булып тора, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Русия сыйфат системасы җитәкчесе Башкортостанны товарларны стандартлаштыру һәм югары сыйфатлы продукцияне Ватан базарында алга җибәрү өлкәсендә лидер төбәкләрнең берсе дип атады.

- Узган елның декабрендә Роскачествога хәләл продукция һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә компетенцияләр милли үзәген булдыру йөкләмәсе бирелде. Ул бу мөһим товар категориясе белән бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Бу мондый продукциянең милли стандартларын булдыру, шулай ук аны сертификацияләү буенча аккредитацияләнгән органнар челтәрен үстерү. Республика аккредитацияләнгән Роскачество органына мөрәҗәгать иткән һәм «Хәләл» стандарты таләпләренә туры килү сертификаты алган предприятиеләргә субсидия бирә, – дип хәбәр итте Максим Протасов. - Тулаем алганда, без республика белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген югары бәялибез. Төбәк Русиядә беренчеләрдән булып сыйфат өлкәсендә премия булдыра. Ә Башкортстан предприятиеләре Роскачество үткәргән технологик һәм оештыру процессларын диагностикалауда актив катнашалар.

Үзара хезмәттәшлекне оештыру өчен Башкортстан Хөкүмәте һәм Роскачество 2018 елның августында хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр һәм 2022-2023 елларга аны гамәлгә ашыруның «юЮл картасын» расладылар.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас