Яңалыклар
25 октябрь 2023, 16:16

Форум үз эшен башлады

25 октябрьдә Уфа шәһәрендә җиңел сәнәгать форумы ачылды. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров ачылу тантанасында катнашты.

Форум үз эшен башладыФорум үз эшен башлады
Форум үз эшен башлады

 

Форум ВДНХ-Экспо күргәзмә комплексында үтә. Ул профильле сәнәгатьне хуплауга һәм үстерүгә багышланган. Эшлекле программада министрлыклар һәм ведомство җитәкчеләре, Русия, Беларусь, Үзбәкстан һәм Казахстан компанияләре вәкилләре һәм экспертлары катнаша.

Форум республика компанияләренең, дизайнерлары һәм студентлары теккән заманча киемнәр коллекциясен күрсәтүдән башланды.

Башкортстан Республикасы Башлыгы җиңел сәнәгать өлкәсендә хезмәт иткән коллективларга рәхмәтен белдерде һәм бу тармакта эшләгән иң яхшыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

  • Без бу форумны дүртенче тапкыр үткәрәбез, -диде Радий Фәрит улы. – Елдан ел ул яхшыра, анда катнашучылар күбәя. Русия җиңел сәнәгатенең илдәге базарда зур өлешне биләргә, сәнәгатьне модернизацияләргә, матур һәм сыйфатлы киемнәр тегәргә мөмкинлеге бар.

Ул, шулай ук, республика компанияләре теккән заманча киемнәрне күрсәтүдән алган тәэссиротлары белән бүлеште.

  • Бүген күп үрнәкләр күрсәттеләр, - диде ул. – Бу – махсус хәрби экипировка да, көндәлек киемнәр дә, балалар модельләре дә. Гомумән алганда, киң палитра. Башкортстан – ул авиация двигательләре, вертолет, нефть, нефть химиясе, газ химиясе генә түгел. Без җиңел сәнәгатьтә дә күренекле булу өчен тырышабыз. Бу тармакны үстерү – мөһим дәүләт мәсьәләләренең берсе.

Форумны ачканнан соң Радий Фәрит улы күргәзмәне карап чыкты. Залларның берсендә дәүләт ярдәме алган оешмаларның товарлары куелган иде. Әйтик, “Аркада” сәнәгать оешмасын оештыручы, “Эш киеме комбинаты” компанияләре төркеменең җитәкчесе Михаил Цукерман әйтүенчә, 2023 елның 8 аенда алар 4,4 миллиард сумлык товар озаткан.

  • Республикада эшләгән өч тегү фабрикасына без яңа технологияләр кертәбез, яңа кадрлар җәлеп итү өстендә эшлибез, - дип бәян итте ул. – Республика җитәкчеләренә заманча җиһазлар сатып алырга субсидия биргәннәре өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез.

. Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм көч структураларында эшләүчеләр өчен киемнәр тегүче “Магеллан” компаниясенең продукциясе белән дә танышты.

  • Ирекмәннәр батальоннары яугирләре сез теккән киемнәрне кия, – диде ул. – Алар сез теккән киемнәрнең ныклы һәм күпфункцияле булуы турында әйтә.

Чыганак: glavarb.ru  

Форум үз эшен башлады
Форум үз эшен башлады
Форум үз эшен башлады
Форум үз эшен башлады
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас