Яңалыклар
24 октябрь 2023, 06:59

УМПО 4,8 мең кешене эшкә алырга әзер

УМПОның 2028 елга кадәр заказлары тулган.

УМПО 4,8 мең кешене эшкә алырга әзерУМПО 4,8 мең кешене эшкә алырга әзер
УМПО 4,8 мең кешене эшкә алырга әзер

БР җитәкчесе Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә Уфа моторлар төзү заводының (УМПО) кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе тикшерелде.

         УМПО директоры Евгений Семивеличенко белдерүенчә, 2024 елда завод җитештерү күләмен 60 процентка арттырырга планлаштыра. Шуңа бәйле рәвештә заводның 4,8 мең кадрга өстәмә зарурлыгы бар.

         Таләп ителгән һөнәрләр арасында  киң профильле станокчы (900 кеше),  санлы программа станогы операторы (700 кеше), механик җыю слесаре (600 кеше). Моннан тыш, предприятие токарьләр, фрезеровщиклар, шлифовщиклар, наладчиклар һ.б. белгечлекләр буенча эшкә кабул итәргә әзер.

         Евгений Семивеличенко билгеләвенчә, УМПОның 2028 елга кадәр заказлары тулган, шуңа күрә коллективка тәҗрибәсез эшчеләрне дә алырга әзерләр. Аларны УМПО базасындагы «Ростех» җитештерү-уку үзәгендә укыталар.  Уку вакытында өйрәнчекләргә 36 мең сум күләмендә эш хакы түләнелә, бушлай ашату һәм тулай торакта урын белән тәэмин ителәләр.

         УМПОда уртача хезмәт хакы республика дәрәҗәсеннән югарырак. Мәсәлән, 6 разряд эшчесе аена 100 мең сумга кадәр эш хакы ала.

         Хезмәтчәннәргә социаль пакет тәкъдим итәргә әзерләр. Аның эченә эшкә бушлай йөрү, туклануга ташлама, тулай торакта урын, 200 мең сум күләмендә процентсыз ипотека займы һ.б.

         Моннан тыш, УМПО Уфаның Инорс бистәсендә предприятие хезмәткәрләре өчен 400 фатирга торак йорт төзү турында карар кабул иткән. Аны 2025 елда файдалануга тапшырмакчылар.

         «4,8 мең белгечкә кадрлар зарурлыгын тәэмин итү — без хәл итәргә тиешле мөһим дәүләт бурычы»,—дип белдерде Радий Хәбиров киңәшмә соңында.

БР Башлыгы сайтыннан.

УМПО 4,8 мең кешене эшкә алырга әзер
УМПО 4,8 мең кешене эшкә алырга әзер
УМПО 4,8 мең кешене эшкә алырга әзер
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас