Яңалыклар
23 октябрь 2023, 13:53

"Башпотребсоюз" яңа үсеш юлында

23 октябрьдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә кулланучылар кооперациясе үсеше планнары тикшерелде.

"Башпотребсоюз" яңа үсеш юлында"Башпотребсоюз" яңа үсеш юлында
"Башпотребсоюз" яңа үсеш юлында

Бу юнәлештә нинди ярдәмнәр күрсәтелүе турында БР сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев сөйләде.
Башкортстан республика кулланучылар җәмгыяте союзына (Башпотребсоюз) 118 кооператив оешма һәм 11 меңнән артык пайчы керә. 181 предприятие җитештерү белән шөгыльләнә. Алар: икмәк пешерү, алкогольсез эчемлекләр, ярымфабрикатлар, кондитер ризыклары җитештерү цехлары.
2023 елның тәүге 6 аенда "Башпотребсоюз" кулланучылар кооперациясе системасы үсешенә 113,1 млн. сум салган. Бу былтырның шушы чорына караганда 47,8 процентка күбрәк. Акчалар җитештерү объектларын, универмагларны һәм кибетләрне яңартуга юнәлтелгән. Барлыгы 60тан артык учреждение яңартылган.
2023 ел йомгаклары буенча инвестицияләр салу күләме 200 млн. сумга җиткерәләчәк, дип белдерде Алексей Гусев. Объектларны яңарту алдагы елларда да дәвам иттереләчәк.
Министр "Башпотребсоюз"ның Русиянең башка төбәкләрендәге партнерлары белән хезмәттәшлек итүләрен дә бәян итте. Мәсәлән, тәҗрибә алмашу һәм товарлар озатуны оештыру өчен Алтай крае, Калининград, Свердловск, Ырынбур һәм Ленинград өлкәләренең кулланучылар союзлары белән килешүләр төзелгән. Беларуссия, Иран, Үзбәкстан белән тыгыз эшчәнлек элемтәләре көйләнгән.
"Башпотребсоюз" федераль рейтингта алдынгы ун төбәк кулланучылар союзы арасына керә.
"Башкортстан - авыл халкы күп яшәгән төбәк, шуңа күрә кулланучылар кооперациясе актив эшләргә тиеш", -диде Радий Хәбиров.

БР Башлыгы сайтыннан.

 

"Башпотребсоюз" яңа үсеш юлында
"Башпотребсоюз" яңа үсеш юлында
"Башпотребсоюз" яңа үсеш юлында
"Башпотребсоюз" яңа үсеш юлында
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас