Бүген республикада урыны белән бераз кар явуы көтелә. Аерым урыннарда бозлавык булачак. Җил көньяк-көнбатыштан исәчәк. һава температурасы көндез 0,+ 5 градус булачак.
Иртәгә, ягъни 24 октябрьдә, кар катыш яңгыр явачак, төньяк районнарда мул явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыш, көньяк тарафлардан исәчәк, урыны белән көчәючән булачак. Термометр баганасы төнлә -2,+3, көндез +4,+9 градус күрсәтәчәк.