Яңалыклар
23 октябрь 2023, 06:41

Акыллы имплантлар үзебездә җитештереләчәк

Вузара студентлар кампусында керамик биомедицина имплантлары җитештерү планлаштырыла.

Акыллы имплантлар үзебездә җитештереләчәкАкыллы имплантлар үзебездә җитештереләчәк
Акыллы имплантлар үзебездә җитештереләчәк

Вузара студентлар кампусында 3D-печать технологиясендә перспективалы керамик биомедицина имплантлары җитештерү планлаштырыла. БДМУның аддитив технологияләр лабораториясе проекты төзелүче кампусның беренче чират IQ-паркы катларының берсендә урнашачак.
Лабораториянең тикшеренү бурычларының берсе - акыллы имплант ясау. Ул проекттан алып кеше тукымасында аның ничек урнашачагына кадәр бөтен этапларында алдан уйланылган.
Бүген илнең күп тармакларында импорт товарларны алмаштыруга зур сорау бар. Лабораториядә җитештерелгән имплантлар республикадан тыш ил буенча кулланылачак.
Лабораториядә җитештерелгән имплант кеше тукымалары сыйфатына ия булачак. Гыйльми хезмәткәрләр 6 меңнән артык үрнәк бастырган да инде. Алар күзәнәкле культураларда клиник сынаулар үткән. Әлеге этапта хайваннарда сынаулар бара.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас