Яңалыклар
20 октябрь 2023, 11:25

Үзе китте, җырлары калды

Казаннан кайгылы хәбәр килде: күренекле шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев 76 яшендә вафат булган.

Үзе китте, җырлары калдыҮзе китте, җырлары калды
Үзе китте, җырлары калды

Казаннан кайгылы хәбәр килде: күренекле шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев 76 яшендә вафат булган.

    Разил Вәлиев “Өмет” гәзитенең якын дусты иде, гәзит сәхифәләрендә аның  әсәрләре басылды. Ул  республика мәдәният әһелләре белән тыгыз бәйләнештә булды: Уфа төрки “Рамазан” җәмгыяте оештырган чараларда катнашты. Опера театрында аның иҗатына багышланган зур кичә үткәрелде, ул “Болгарга сәяхәт” программасының кадерле кунагы булды.

“Өмет” гәзите аңа багышлап махсус  сәхифәләр чыгарды. Республика җыр сөючеләре шагыйрьне  “Бер алманы бишкә бүләек”, “Кышкы учак”, “Чаба поезд, чаба” җырлары авторы буларак та белә.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас