

Республика синоптиклары алдагы өч көнгә һава торышы фаразын җиткерде.
Башгидромет мәгълүматы буенча, бүген урыны белән кыска вакытлы яңгыр явып узачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы көндез +3, +8 градус.
19 октябрьдә республикада шулай ук бераз яңгыр явып узуы ихтимал, төнлә төньяк һәм таулы районнарда кар катыш яңгыр явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә –3, +2 градус, көндез +3, +8.
20 октябрьдә урыны белән шулай ук кыска вакытлы яңгыр явачак, төнлә төньяк һәм таулы районнарда кар катыш яңгыр явуы фаразлана. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә –3, +2 градус, көндез +3, +8.
P.S. Белүебезчә, кичә Башкортстанда бик каты давыл котырды. Җил көчәюе сәбәпле, кичә 20.00 сәгатькә республика территориясендә электр энергиясе өзелү турында –131, агачлар егылу турында – 79, биналарның түбәләре зыян күрү турында 25 хәбәр теркәлгән.
Нәтиҗәдә 3 кеше каза күргән. 18 автомобильгә механик зыян килгән.
Чыганак: bashinform.ru